Тормышыбызда ярату, мәхәббәт аз дип зарланабыз. Ә үзебез җитәрлек яратабызмы соң?
Ышандырып шуны әйтә алам: үзем дә шуның бер өлеше булган «Яшел Үзән» коллективы, бетереп үзенең укучыларына бирелеп эшли. Ә сездән, хөрмәтле һәм кадерле райондашлар, газетабызга тугрылык көтәбез.